23 декабрьдә Татарстанда болытлы, көндез аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә кар, җепшек кар явачак. Көндез кар, җепшек кар ява. Кайбер районнарда буран, бозлавык була. Көньяк-көнбатыштан, төньяктан 5-10 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һәм иртән һава температурасы -2..-7˚, көн дәвамында һәм кичкә таба -12..-17, төньяк һәм көнбатыш районнарда -19..-24˚ градуска кадәр суыта. Юлларда бозлавык, кар боткасы була.