23 августта төнлә һәм иртән Татарстанда урыны белән томан төшүе көтелә. Бу хакта «Татар-информ» яза.
«Урамнарда һәм юлларда йөргәндә сак булыгыз. Балаларны күзәтүчесез калдырмагыз, өлкәннәргә һәм авыруларга ярдәм күрсәтегез», – дип киңәш итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе.
Ашыгыч хәлләрдә 112 телефон номерына шалтыратырга кирәк.