23 августка һава торышы һәм ай календаре
23 августка һава торышы һәм ай календаре
23 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Урыны белән яңгыр явачак, яшен булачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Җил көньяк-көнбатыштан, юнәлешен төньяк-көнбатышка үзгәртәчәк, акрын тизлектә исәчәк. Яшен вакытында җил тизлеге 15-18 м/с көчәячәк. Төнлә һава температурасы +14..+19°, көндез +22..+27° градус.
23 август.
Кимүче ай. Ай игезәкләр йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Түтәлләр әзерләргә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Тамыразыкларның орлыкларын җыярга кирәк.
Чәчәк түтәле
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Түтәлләр әзерләргә, авыруларга һәм корткыч бөҗәкләргә каршы дарулар сиптерергә була. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне кисәргә була. Бүлмә гөлләренә коры ашламалар сибәргә кирәк.
Җиләк-җимеш бакчасы
Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләр утыртырга, күчереп утыртырга ярамый. Җимеш куакларының ботакларын кисәргә кирәк. Озак вакыт саклау өчен уңыш җыярга була.