Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

23 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

23 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
23 апрельгә һава торышы һәм ай календаре
23 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак. Төньяк-көнбатыштан талгын җил исәчәк. Төнлә һава температурасы  +1..+6˚, көндез +10..+15˚ градус.


23 апрель.
Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга була. Сөенчек алу өчен кара суган чәчәргә кирәк. Туфракны казу, йомшарту. Яшелчә рассадасын сирәкләү.

Чәчәк түтәле
Үсемлекләрне бөҗәкләргә каршы матдәләр белән эшкәртү. Бүлмә гөлләре һәм чәчәк рассадаларына ашламалар кертү.

Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларны һәм куакларны бөҗәкләргә, авыруларга каршы матдәләр белән эшкәртү. Начар кышлаган, күптән түгел генә утыртылган культураларны үсеш стимуляторлары белән эшкәртергә кирәк. Крыжовник һәм карлыганга кайнар су бөркергә кирәк (65 градуска кадәр). 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100