news_header_bot
Язманы тыңлагыз

23-24 мартка һава торышы һәм ай календаре

news_top
23-24 мартка һава торышы һәм ай календаре

23 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төньяк-көнчыгыштан, төньяк-көнбатыштан 5-10 метр тизлектә, көндез урыны белән 12 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -5..-10˚, көндез +2..+7˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык була.

24 мартта Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Җил юнәлешен үзгәртүчән, 3-8 метр тизлектә. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез +4..+9˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда урыны белән бозлавык.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Рассадага орлыклар чәчү өчен бик уңышсыз вакыт. Теплица һәм парникларны бакча сезонына әзерли башларга кирәк. Түтәлләрдәге кар тизрәк эресен һәм соңыннан туфрак тизрәк җылынсын өчен көл сибәргә, кара пленка белән каплап куярга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар