news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

23-24 июльгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
23-24 июльгә һава торышы һәм ай календаре

23 июльдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр явачак, көндез явым-төшемнәр көтелми. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан көчле җил. Төнлә һава температурасы +11..+16˚, көндез +22..+27˚ градус.

24 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә урыны белән яңгыр. Иртән һәм көндез урыны белән көчле яңгыр явачак, кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан көчле җил. Төнлә һава температурасы +12..+17˚, көндез +20..+25˚ градус.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Көзен куллану өчен шпинат чәчәргә була. Туфракка коры ашламалар сибәргә мөмкин. Чәчәк атып бетергән күпьеллык чәчәкләрне бүлгәләп, күчереп утыртырга кирәк. Бүлмә гөлләрен күчереп утыртырга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар