23-24 февральгә һава торышы һәм ай календаре
23-24 февральгә һава торышы һәм ай календаре.
23 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар явачак. Көньяктан уртача тизлектә җил исәчәк, урыны белән җил тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез 0..-5˚ градус. Юлларда бозлавык.
24 февральдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Кар, юеш кар явачак. Кайбер районнарда буран, бозлавык булачак. Көньяктан, көньяк-көнбатыштан уртача тизлектә җил исәчәк. Урыны белән җил тизлеге 15-17 метрга кадәр көчәячәк. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, көндез -3..+2˚ градус. Юлларда бозлавык.
23 -24 феврлаь.
Яңа ай.
Яшелчә бакчасы
Үсемлекләр белән бәйле эшләр башкарырга ярамый. Рассада өчен туфрак, савытлар әзерләргә кирәк. Рассадаларны сирәкләргә, туфрагын йомшартырга була.
Чәчәк түтәле
Үсемлекләр белән бәйле эшләр башкарырга ярамый. Рассада өчен туфрак, савытлар әзерләргә кирәк. Чәчәк рассадаларын сирәкләргә, туфрагын йомшартырга була.
Җиләк-җимеш бакчасы
Үсемлекләр белән бәйле эшләр башкарырга ярамый.