news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22 яшьлек егет авыл клубы янында ике үсмерне тереләй яндырган

news_top
22 яшьлек егет авыл клубы янында ике үсмерне тереләй яндырган
Фото: © "Татар-информ"

Курган өлкәсендә 22 яшьлек ир-ат ике үсмер малайга бензин сибеп, ут төрткән. Балаларның берсе хастаханәдә үлгән. Бу турыда губернатор Вадим Шумковның матбугат хезмәтенә сылтама белән «Вести» каналы хәбәр итте.

Фаҗига 31 августта көндез Верхнеглубокое авылында була. Мәктәп укучылары мәдәният йорты янында йөри. Шул чакта аларга Никита Б. һөҗүм итә. Әлегә моның сәбәбе ачыкланмаган.

Шаһитлар сүзләренчә, Никита ягулык салынган канистра алып килә һәм малайларга сибә.

15 яшьлек малайның тәненең 95 проценты пешә, аны вертолет белән Курганга алып киләләр. Ләкин табиблар тырышлыгына карамастан, ул үлә.

Икенче малайның тәненең 14 проценты пешкән. Ул хәзер хастаханәдә канәгатьләнерлек хәлдә.

Ут төртүчене урында ук тоткарлаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар