news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22 яшьлек журналист кыз йоклаганда үлгән

Лаураның астма белән авыру билгеле. 

news_top
22 яшьлек журналист кыз йоклаганда үлгән

10 октябрьдә Башкортстанда 22 яшьлек журналист кыз йоклаганда вафат булган. Бу турыда «Комсомольская правда» сайты хәбәр итте.

Мәрхүмә кыз «Вся Уфа» каналында алып баручы булып эшләгән. Тормышны сөюче яп-яшь кызның үлеме бик күпләр өчен фаҗига булган.

«Моңа ышанып та булмый. Безнең Лаурабыз юк инде. Иң ачык йөзле, иң яшь хезмәттәшебез юк. Үлем һәрвакыт көтмәгәндә килә, ләкин бу очракта бөтенләй дә ышанырлык түгел. Без сине шулай елмаеп торган килеш истә калдырырбыз», — дип язган мәрхүмә кызның коллегасы социаль челтәрдәге битендә.

Якыннары сүзләренчә, 22 яшьлек кыз йоклаганда үлеп китә. Аның астма белән авыру билгеле. Лаураны туган шәһәре Мәләвездә 13 октябрьдә җирлиләр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар