news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22 яшьлек кызның күзләрендә яшь урынына очлы кристалл бөртекләре барлыкка килә

22 яшьлек кызның күзләрендә яшь урынына очлы кристалл бөртекләре барлыкка килә

news_top
22 яшьлек кызның күзләрендә яшь урынына очлы кристалл бөртекләре барлыкка килә
Моннан ике ай чамасы элек Армениядә яшәүче 22 яшьлек Сатеник Каразянның күзендә яшь урынына кристаллар ясала. Күз эченнән көненә 50 данә чамасы очлы кристалл бөртекләре чыга икән.  Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте. 

Кыз төрле табибларга мөрәҗәгать иткән. Ләкин аңа әлегә төгәл диагноз куя алмаганнар. "Минем һәр көнем тәмгука әверелә", - дип сөйли Сатеник.



Табиб-офтальмолог Татьяна Шилова сүзләренчә, бу патология бик сирәк очрый. Аның сәбәбен ачыклау да шактый катлаулы. Кристаллашу тизләнү яшь сыеклыгында тозлар күп булу белән аңлатылырга мөмкин.

"Күз яше - биологик сыеклык, аның халәте кан составына охшаган. Шуңа күрә билгеле бер очракларда - күздә ялкынсыну яки генетик авырулар булганда, организмда тайпылышлар булганда, күз яшенең составы үзгәрергә мөмкин", - дип аңлаткан ул РЕН ТВ каналына биргән интервьюда.



Табиб сүзләренчә, матдәләр алмашы бозылганда, мондый кристаллар бавырда, бөерләрдә дә барлыкка килергә мөмкин. Шуңа күрә кызга һичшиксез табибларга мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар