news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22 яшьлек кыз «Солдаты» сериалы йолдызы Георгий Тесля-Герасимовны көчләүдә гаепли

Кыз фикеренчә, актер аның шәрабына нидер салган.

news_top
22 яшьлек кыз «Солдаты» сериалы йолдызы Георгий Тесля-Герасимовны көчләүдә гаепли

«Солдаты» сериалында уйнап танылган 44 яшьлек Георгий Тесля-Герасимовны 22 яшьлек Алиса Пушечкина көчләүдә гаепләгән.

Алиса федераль каналга сөйләвенчә, алар социаль челтәрләрдә танышалар һәм очрашырга килешәләр. Кызны ул ресторанга чакыра. Алиса әйтүенчә, ул «танылган кешенең бернинди начар уе юктыр» дип, башта ресторанга бара, аннары кунакханәгә китәләр. Шунда Георгий аңа бәйләнә башлый һәм «тияргә ярамый торган кыз булып тотма үзеңне» дип әйтә. Алиса иргә каршы тормавының сәбәбен дә аңлата — имеш, Георгий шәраб бокалына «ихтыяр көчен сындара торган» нәрсәдер сипкән булырга тиеш. Аны эчкәч, Алиса актрисага каршы тора алмый.

Актер әйтүенчә, кыз белән очрашу һәм мөнәсәбәтләр ризалык белән булган. Георгий Тесля-Герасимов әйтүенчә, алар йоклаганчы кыз озаклап аның матди байлыгы, фатирлары турында белешкән.

Ялган детекторында тикшергәч, кызның ялганлаганы ачыклана.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар