Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

22 яшьлек кыз 20 яшьлек егетне үтереп мәетен тураклаган

Бу кызны утыздан артык җинаятьтә гаеплиләр.

news_top_970_100
22 яшьлек кыз 20 яшьлек егетне үтереп мәетен тураклаган

Американың Виргиния штатында бер кызны утыздан артык җинаять эше буенча гаепле дип тапканнар. Шул исәптән бу кыз биредә яшәүче 20 яшьлек егетне үтереп, мәетен тураклаган. Бу турыда РЕН ТВ каналы хәбәр итте.

Дилан Ветцель исемле егет Бронуин Микс исемле кызны наркотиклар сатуда гаепли һәм шуның аркасында 2021 елның 31 гыйнварында кыз аны үтереп ташлый.

22 яшьлек Бронуин С. Микс һәм яшьлек Доминик Сэмюэлс тыелган матдәләр сата. Дилан Ветцель исә кызның бу эшен тәнкыйтьли. Ул дус егетенең наркотиклар аркасында авыруын да әйтә.

Бераздан тыелган матдә сатучы егетләр һәм кыз Ветцельдән котылырга карар кыла. Алар егетне бәйрәм кичәсенә дип алдап алып китәләр, аннары ресторанга алып керәләр. «Бу аның соңгы ризыгы иде», — дип сөйләнә үтерүчеләр.

Аннары егетләр һәм кыз машинага утырып китә. Юлда Ветцельне машинадан чыгаралар һәм атып үтерәләр. Аннары мәетне балта белән чапкалап, пакетларга тутыралар һәм төрле урыннарга ыргытып чыгалар.

Хәзер кызны 16 дан 54 елга кадәр ирегеннән мәхрүм итүләре ихтимал. Җинаятьтә катнашкан тагын ике егетне августта һәм ноябрьдә хөкем итәчәкләр, диелә хәбәрдә. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100