Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

22 яшьлек Гүзәл Газетдинованы эзләүгә волонтерлар җәлеп ителгән

Бүген волонтерлар Агыйдел елгасы буйлап сигез километр үткән.

news_top_970_100
22 яшьлек Гүзәл Газетдинованы эзләүгә волонтерлар җәлеп ителгән

"Башинформ" хәбәр итүенчә, Башкорт медицина университеты студенты Гүзәл Газетдинованы эзләүгә волонтерлар җәлеп ителгән. Алар Агыйдел елгасы бозыннан барлыгы сигез километр юл үткән. Волонтерлар үткән юлдагы һәр ерым, агач төбе тикшерелгән диелә. 

Волонтерларны оештырган «Поиск детей — Уфа» оешмасы хәбәр итүенчә, эзләү эшендә катнашырга теләүчеләргә 18 яшь булу шарт.

Студент кыз 16 гыйнварда тулай торактан чыгып китә һәм югала. Аның турында башка бернинди мәгълүмат та юк. Тикшерү комитеты "үтерү" факты буенча җинаять эше кузгаткан. 

Кызның буе 165-168 см, чандыр гәүдәле, чәчләре кыска. Соры пуховик, зәңгәр аяк киеме, соры башлык кигән булган. 




Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100