news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22 яшьлек егет, авыру әнисен дәвалау өчен, сарык көтүен сата

22 яшьлек егет, авыру әнисен дәвалау өчен, сарык көтүен сата

news_top
22 яшьлек егет, авыру әнисен дәвалау өчен, сарык көтүен сата
Ростов өлкәсендә яшәүче 22 яшьлек Александр, авыру әнисен дәвалауга акча туплау өчен, сарыкларын сата, дип яза "Время.Пресс". 

Яшь фермер үзенең 100 сарыгын саткан икән. Әнисе склероз авыруыннан интегә икән. Медикларның фаразлары сөендерми - дәвалауга җитәрлек акча булган очракта да, авыруны тулысынча дәвалап бетереп булмаячак, дигән егет журналистларга. Шулай да дәвалану авыруның үсешен тоткарларга мөмкин, шуңа тырышам, дип аңлаткан ул.

- Мин бу сарыклар белән бергә авылда үстем дисәм дә була, әни аларның йоныннан җылы киемнәр бәйләп сата иде. Бигрәк тә Бяша белән аерылышасым килми, ул нәселле сарык. Балачагымнан ук бергә, - дип сөйләгән Александр.

Өлкә халкы, Александрның әнисенә ярдәм итү өчен, акча җыя башлаган. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар