news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
22 сентябрьгә һава торышы һәм ай календаре

22 сентябрьдә аязучан болытлы һава торышы көтелә. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәргә мөмкин. Җил төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә фаразлана. Төнлә һава температурасы - +8..+13 градус. Көндез +17..+22 градус, ә Татарстанның көнчыгышында +26 градуска кадәр җылы көтелә.

Кимүче ай, ай Арыслан йолдызлыгында.

Төрле үсентеләр утырту өчен уңышлы көн түгел. Карлыган, крыжовник агачларын яшәртү өчен кисеп чыгарга, авыру һәм уңыш бирми торган агач-куакларны кисәргә мөмкин.

Яшь үсентеләр утырту өчен урын әзерләргә була. Бакчадагы яшелчәне һәм җиләк-җимешне җыеп алырга мөмкин. Җир кишәрлегендәге чүп-чарны түгәргә кирәк. Туфракка минераль ашламалар кертергә була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар