22 ноябрьдә Татарстанда болытлы һава торышы була. Төнлә һәм иртән җепшек кар һәм яңгыр явачак, урыны белән бозлавык була. Көндез бераз яңгыр явачак. Кайбер районнарда томан төшә. Көньяк-көнчыгыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 18 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -1..-6˚, иртән -1..+4˚, көндез +4..+9˚ градус. Төнлә һәм иртән юлларда бозлавык, урыны белән көчле бозлавык.