Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

22 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
22 июньгә һава торышы  һәм ай календаре

22 июньдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 6-11 метр тизлектә фаразлана, урыны белән 14 метрга кадәр җитәргә мөмкин. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, ә көндез +13..+18˚ көтелә.

Үсүче ай Арыслан йолдызлыгында.

Агачларны һәм куакларны кисү, яшелчәләрне тукландыру өчен уңай көн саналмый. Яшелчәләрне корткычларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә мөмкин. Үрмәле гөлләрне һәм декоратив культураларны чәчү, күчереп утырту һәм сирәкләү өчен уңышлы көннәр санала. Бу вакытта җыелган дару үләннәре, бигрәк тә йөрәк авыруларыннан, дәвалау үзлегенә бай була. Җыеп алынган уңышны вакытында эшкәртеп тә куярга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100