
22 июльдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, көндез һәм кич кайбер районнарда яшенле яңгыр, боз явуы ихтимал. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +14..+19˚, көндез +25..+30˚ градус.
Кимүче ай, ай Кысла йолдызлыгында.
Кабаттан редис чәчү өчен уңышлы көн. Уңыш биреп бетергән бакча җиләген эшкәртергә була. Гөмбәчек һәм бактерияле авыруларны кисәтү өчен, кыяр, помидор түтәлләрен эшкәртергә кирәк.