![22 июльгә һава торышы һәм ай календаре](https://intertat.tatar/resize/shd/images/uploads/news/2020/7/21/f5fc55d1e95fb34b9ea8619fce23a0b3c17c8daa8e43b25043ab2a11ce41.jpg)
22 июльдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Кыска вакытлы яңгыр явачак. Кайбер районнарда яшен булырга мөмкин. Төнлә һәм иртән томан төшүе ихтимал. Көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, яшен вакытында 15-20 метр тизлектә көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +12.. +17˚, көндез +23.. +28˚ булачак.
Яңа ай
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә, артык яфракларны, ботакларны кисәргә ярамый. Хуҗалык эшләрен, туфрак белән бәйле эшләрне эшләргә була.