22 февральдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. кар явачак. Көндез кайбер районнарда буран булачак. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы -9..-14˚, көндез -3..-8˚ градус. Юлларда бозлавык.
Үсеш алучы ай, ай кучкар йолдызлыгында.
Тәрәзә төбендә үстерү өчен помидор, баклажан, кыяр чәчәргә була. Витаминлы үсентеләр алу өчен бөртекле культуралар шыттырырга мөмкин. Рассаданың туфрагын йомшартырга, шытымнарын сирәкләргә кирәк.