news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«22 ай!»: ана фил нигә шулай озак буаз булып йөри?

news_top
«22 ай!»: ана фил нигә шулай озак буаз булып йөри?
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Фил балалары бик зур булып туганга, ана фил озак буаз булып йөри. Бу турыда «Вокруг света» яза.

Яңа туган фил баласы 100 кило чамасы авырлыкта була. Бер күзәнәктән шундый зур организм ясар өчен шактый вакыт таләп ителә. Өстәвенә, фил үсемлекләр белән генә туклана, аларда аксым аз. Димәк, үсә торган организм өчен «төзелеш материаллары» да аз була. Шуңа күрә филнең йөклелек вакыты 22 айга кадәр җитә.

Мәсәлән, зәңгәр китның йөклелек вакыты 1 елдан артмый.

Кечерәк һәм көчсезрәк бала тудыру филләргә файдалы түгел. Беренчедән, туганнан соң берничә сәгать узгач ук фил баласы әнисе һәм көтү артыннан бара ала. Икенчедән, ул ерткычларның күбесеннән үзен-үзе саклый ала.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар