news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

22-23 июньгә һава торышы һәм ай календаре

news_top
22-23 июньгә һава торышы һәм ай календаре

22-23 июньдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы була. Көндез урыны белән кыска вакытлы яңгыр көтелә. Урыны белән яшен булуы ихтимал.

22 июньдә җил төньяк-көнбатыштан исә, секундына 6-11 метр тизлектә, урыны белән 15-17 метрга кадәр көчәергә мөмкин. Төнлә һава температурасы +9..+14 градус, көндез +16..+21 градус фаразлана.

23 июньдә шулай ук алмашынучан болытлы һава торышы, төнлә кыска вакытлы яңгыр көтелә. Көндез явым-төшем ихтималы аз. Җил төньяк-көнбатыштан секундына 3-8 метр тизлек белән исәчәк. Төнлә һава температурасы +5..+10 градус, көндез +17..+22 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай Сукояр йолдызлыгында.

Орлык чәчү һәм нәрсәдер утырту өчен уңай көннәр түгел. Кабак һәм ташкабакларны утырту өчен урын әзерләргә була. Түтәлләрне йомшартырга, чүпләрне утарга, корткычларга һәм авыруларга каршы көрәш алып барырга, органик ашлама кертергә кирәк. Агачларны һәм куакларны яшәртү өчен кисәргә мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар