Тимераякта узышучы Артем Арефьев утын ярганда бармакларын чапкан. Бу турыда «Вести» каналы хәбәр итте.
21 яшьлек Арефьев иминлек кагыйдәләрен сакламый һәм ике бармагының очларын чабып өзә.
Артем мунча якмакчы була, утын кирәк булуы ачыклангач, ул эшкә керешә. Шул чакта аның баш һәм имән бармакларының очын балта чаба.
Аңа табиблар ярдәм иткән. Хәзер спортчының гомеренә куркыныч янамый. Ул киләсе спорт сезонына кадәр тернәкләнеп бетәргә җыена, диелә хәбәрдә.