news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек кыз өч килограмм чәчен ашаган

news_top
21 яшьлек кыз өч килограмм чәчен ашаган
Рамил Гали, архив

Мәскәү өлкәсендә яшәүче кыз 3 кг чәчен ашаган. Бу турыда «Российская газета» хәбәр итте.

Щелково авылында яшәүче 21 яшьлек кызны хастаханәгә салганнар. Анда сирәк очрый торган авыру булуы ачыкланган. Бу турыда өлкә буенча Сәламәтлек саклау министрлыгында сөйләгәннәр.

Табиблар бу кызның эчендә трихобезоар – чәчләрдән ясалган зур төен тапкан. Кыз «Рапунцель синдромы» белән чирли. Бу – психик авыру, кеше үз чәчен йолкып алып ашый. Чәч эшкәртелми һәм ашказанында төен булып җыела.

«Без пациентның 3 килолы трихобезоарын алдык», – дигән табиблар.

Операциядән соң терелгәч, аны психотерапевтка җибәрәләр, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар