news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«21 яшьлек егет идарәсен югалткан» – федераль трассада дүрт кеше һәлак булган

news_top
«21 яшьлек егет идарәсен югалткан» – федераль трассада дүрт кеше һәлак булган
Фото: Кострома өлкәсе прокуратурасы матбугат хезмәте

Федераль трассаның Кострома участогында 4 кеше һәлак булган авариядә 21 яшьлек егет гаепле, дип фаразлана. Төбәк прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, егет внедорожник белән идарә итә алмаган. Бу хакта «Комсомольская правда» яза.

Юл-транспорт һәлакәте Кострома – Шарья – Киров – Пермь трассасында Кадыйск районында 7 июль көнне көндезге 11:00 сәгать тирәсендә була. «Тойота Рав 4» автомобиле белән идарә итүче алдагы машиналарны узып киткәндә идарәне югалта. Внедорожник каршы як полосадан килүче «Рено» машинасы белән бәрелешә. «Рено» үз чиратында «Лада» автомобиленә килеп бәрелә.

«Рено» автомобиле белән хатын-кыз идарә иткән, аның машинасында пассажиры да булган. «Лада» машинасы белән ир-ат идарә иткән, аның салонында тагын 2 хатын-кыз булган. Бу 2 хатын-кыз, шулай ук «Лада» йөртүчесе һәм пассажирларының берсе һәлак булган. Икенче хатын-кыз пассажир җәрәхәтләр алган һәм хәзер хастаханәдә ята.

«Лада» йөртүчесе җинаять-башкарма инспекциясенең Кадыйск муниципальара филиалы башлыгы булып эшләгән. Аның автомобилендә ведомствоның 2 хезмәткәре булган. «Рено» белән идарә иткән хатын-кызга 32 яшь булган, аның пассажирының шәхесе ачыклана.

«Тойота» йөртүчесе авариядә зыян күрмәгән. Кострома өлкәсе Дәүләт автоинспекциясе һәм прокуратурасы юл-транспорт һәлакәте факты буенча тикшерүләр үткәрә, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар