news_header_bot
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек егет фахишәгә түләр өчен кредит алып алданган

news_top
21 яшьлек егет фахишәгә түләр өчен кредит алып алданган
пиксабей

Сургут полициясенә 21 яшьлек егет мошинникларга түләгән акчасын кайтаруны сорап мөрәҗәгать иткән.

Ул бер сайтка кереп, «күңеленә ошаган» фахишәне сайлап ала. Әмма аңа бу фахишәгә «бронь барлыгын» хәбәр итәләр. Броньны алыр өчен 60 мең сум түләргә кирәк, дип аңлаталар. Бу фахишә «хезмәт күрсәткәч», бронь өчен акча кире кайта, дип аңлаталар. 

Кайнар егетнең фахишәгә теләге шулкадәр көчле була – акчасы җитмәү дә аны туктатып калмый. Ул 40 мең сум акчаны кредитка ала һәм, үзендә булган 20 меңне өстәп, сайтта күрсәтелгән счетка җибәрә. Әмма фахишә килеп ишеген какмагач, шиккә төшә. «Техническа поддержка» җавап бирмәгәч, полициягә мөрәҗәгать итә.

Фахишәләр хезмәтен «сатып» яткан сайт чынлыкта мошенниклар икән. Матур кызлар да юк, акча да юк булып чыга. Егеткә акчасын кайтару шансы бик аз икәнен аңлаталар. Ул хәзер, бернинди интим хезмәт күрмәгән халәттә, эшләп, кредитын да түләргә тиеш була.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар