Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Буып караган, бала үлмәгәч, пычак кадаган». 21 яшьлек Альбина тугыз айлык улын үтергән

news_top_970_100

Свердловск өлкә суды 21 яшьлек Альбина Р.га карата хөкем карары чыгарды Яшь әни 2 февральгә каршы төндә 9 айлык улын пычак кадап үтергән. Бу турыда «Комсомольская правда» хәбәр итте.

Туганнары сүзләренчә, Альбина бергә яши торган ире Олег белән талашкач, баласын һәлак иткән. Имеш, Олег күрше хатыны Александраны күрше авылга кадәр машинага утыртып алып барган.

Альбина баласы белән генә калгач, пычак ала һәм сабый баланы кискәләп бетерә. Аннары үз-үзенә кул салмакчы була, тик булдыра алмый.

Өч көн хастаханәдә яткач, Альбинаны СИЗОга озаталар. Прокурор бу хатынны 14 елга ирегеннән мәхрүм итүне сорый. Альбинаның кайнанасы оныгын күз яшьләре аша искә ала, ул Альбинаны гомерлеккә утыртырга кирәк, дип саный.

Тикшерү барышында Альбина Олегның баланы тәрбияләшергә ярдәм итмәвен әйтә, шуңа күрә ул баласын күралмый башлаган. Башта ул берничә тапкыр баланы буып үтерергә маташкан, ләкин күкрәк баласы һәр очракта да исән калган. Аннары ул улына 4 тапкыр пычак кадаган, шуннан соң үзен дә үтермәкче булган.

Альбина үзе үлә алмагач, күршесенә керә һәм барысын да сөйләп бирә. Телефон сорый һәм, әнисенә шалтыратып, җинаяте турында сөйли.

Баланың атасы ярдәм итмәвен раслый, күп вакытын эштә уздыруын әйтә.

Альбина гаебен таныган, аны баласын үтерүдә гаепле дип тапканнар һәм 12 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100