news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек кыз әнисен үтереп, мәетенең эчке органнарын кисеп алган

40 яшьлек әни кеше кызын дәваланырга җибәрмәкче булган.

news_top
21 яшьлек кыз әнисен үтереп, мәетенең эчке органнарын кисеп алган
https://pixabay.com

Молдавиядә 21 яшьлек кыз үзенең 40 яшьлек әнисен үтерә. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

Мәрхүмә хатын үзенең кызын наркология клиникасына дәваланырга җибәрмәкче була. Шуннан соң кыз анасын үтерә. Ул мәетнең тәнен пычак белән кискәли, эчке органнарын кисеп ала.

Мәетне кичке унберләр тирәсендә фатирда табалар. Үтерү коралы да шунда ук була. Кыз үзе анасын үтергәч, полициядән качмакчы була. Тик аны тиз арада эзләп табалар. Җинаять эше ачылган.

Җинаятьче кызның социаль челтәрдәге сәхифәсендә матур фотолар да бик күп. Алар Парижда, кыйммәтле кибетләрдә һәм затлы машиналар янында төшерелгән, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар