news_header_bot
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек кияү әби-бабасының йортында янып үлгән

Мөслим районы Түбән Табын авылында чыккан янгында 21 яшьлек ир-ат янып үлгән дип хәбәр итә "Татар-информ".

news_top
21 яшьлек кияү әби-бабасының йортында янып үлгән

Төнге сәгать бердә Түбән Табын авылының Мәктәп урамында шәхси йорт яну турында хәбәр алына. Янгынны сүндерүдә ирекле янгын сүндерүчеләр җәмгыяте, шәхси хуҗалыклардагы техника җәлеп ителә.

Бу йортта ике гаилә яшәгән. Йорт хуҗасы 21 яшьлек кияве өй эчендә калуын әйтә. 

Янгын сүндерүчеләр утны чагыштырмача тиз - ярты сәгатьтә сүндерә. 

20 минуттан янгын сүндерүчеләр залда ир-атның гәүдәсен таба. Йортның эче тулысынча янып беткән дип хәбәр итә "Татар-информ". Янгын электр җиһазларын дөрес кулланмау нәтиҗәсендә чыккан дип фаразлана. 


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар