Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек көнче кыз 44 яшьлек сөяркәсенең машинасын урлап киткән

21 яшьлек көнче кыз 44 яшьлек сөяркәсенең машинасын урлап киткән

news_top_970_100
21 яшьлек көнче кыз 44 яшьлек сөяркәсенең машинасын урлап киткән
Стәрлетамак шәһәрендә 21 яшьлек кыз 44 яшьлек ир-ат янына кунакка килә. Төн урталарында алар икесе дә шактый гына салмыш була. Ир йокыга киткәч, кунак кыз аның телефонын ала һәм смс-хәбәрләрне укый. Бу ир исә тагын башка хатын-кыз белән дә хат язышканы ачыклана. Кунак кызы сөяркәсенең үз хатыны булуын да белә. Тик смс-хәбәрләр хатынга да түгел, гомумән башка кызга булып чыга. Әлеге вакыйга турында "Башинформ" агентлыгы хәбәр итте.

Көнче кунак кыз фатирдан ишегалдына чыга. Анда сөяркәнең машинасы куелган була. Җинаятьтә шикләнелүче кыз версиясе буенча, машина ачкычларын ир аңа үзе биргән. Ләкин ир-ат сүзләренчә, кыз ачкычларны куртка кесәсеннән үзе алган.

Машина йөртү таныклыгы да булмаган кыз автомобильне урыннан кузгатып алып китә. 15 метр баргач, ул башка машинага бәрелә, аннары торак йорт стенасына килеп керә. Әлеге вакыйганы машина хуҗасының дусты күреп тора, ул тиз арада аның хатынына хәбәр итә. Яшь сөяркә кыз исә авариядән соң өйгә кире керә. Биредә аны сөяркәсенең хатыны көтеп тора.

"21 яшьлек кыз исерек килеш машина йөрткән өчен 10 тәүлеккә тоткарланды. Машина урлап китү буенча җинаять эше ачылды", - дип аңлатканнар Башкортстан буенча Эчке эшләр министрлыгында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100