Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек егет сөйгән кызының борынын тешләп өзгән

Егет кызның кулын, бармакларын тешләп, канатып бетергән, яңак сөяген сындырган.

news_top_970_100
21 яшьлек егет сөйгән кызының борынын тешләп өзгән
https://pixabay.com

Бөек Британиядә бер егет сөйгән кызының борынын тешләп өзгән һәм битенә төкергән. Моның өчен аны дүрт ел ярымга ирегеннән мәхрүм иткәннәр. Бу турыда Metro басмасына сылтама белән РЕН ТВ хәбәр итте.

21 яшьлек Аарон Чепмен берничә ай дәвамында сөйгән кызын интектереп тора. 2020 елның 30 сентябрендә Стоктон-он-Тисе кунакханәсендә егет кызның борынын тешләп өзә.

Прокурор Пол Руни сүзләренчә, егет башта кызны йодрыклары белән тукмый, кызның яңак сөяген сындыра.

«Аннары ул кызның кулын һәм бер бармагын тешли, кан ага башлый. Егет кызны җәзалавын дәвам итә, ул аның борынын тешли, аннары тешләп өзә һәм өзелгән кисәкне кызның битенә төкерә», — ди ул.

Урынга хокук саклаучылар килә. Егет алар белән дә сугыша башлый. Сорау алганда бу егет сөйгән кызы үзен-үзе җәрәхәтләде, ул стенага бәрелде, дип аңлата.

Чепменны 54 айга ирегеннән мәхрүм иткәннәр.

Гарипләнгән кызга пластик операция ясаганнар, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100