Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

21 яшьлек депутаттан эксперимент: Полиция хезмәткәрләренә уенчык граната ыргыткан

news_top_970_100
21 яшьлек депутаттан эксперимент: Полиция хезмәткәрләренә уенчык граната ыргыткан

Киров өлкәсендәге Слободский шәһәрендә 21 яшьлек Николай Дубравин полиция хезмәткәрләре аягы астына уенчык граната ыргыткан. Элеккеге депутат малае, хәзер үзе дә депутат булып сайланган бу егет шәһәрдә социаль экспериментлары белән танылып өлгергән икән инде. Ә менә чираттагы уены - "граната" ыргытудан соң аны колониягә озатулары ихтимал. Бу турыда "Вести" каналы хәбәр итте.

Эксперимент алдыннан Николай анонс видеосы төшерә. "Без бик кырыс видео төшерергә барабыз әле. Әгәр мин ике-өч тәүлеккә юкка чыгып торсам, югалтмагыз, борчылмый торыгыз", - дип алдан әйтеп куя халык депутаты. Ләкин ул әле роликны монтажлый алмый кала, аңа полиция хезмәткәрләре комачаулый. 



Дубравин хокук саклаучылар граната күргәч "асларына җибәрмәсме" дип тикшермәкче була. Ул бу эксперимент өчен Слободский шәһәренең Герцен һәм Маркс урамнары чатын сайлый. Граната ыргытучы егетне тиз арада полиция хезмәткәрләре богаулап куя.

21 яшьлек халык депутатына карата җинаять эше ачыла. Дубравинны полиция хезмәткәрләре тормышына янау маддәсе буенча гаеплиләр. Бу маддә буенча 20 елга кадәр иректән мәхрүм ителү яный.

Соңыннан Дубравин "Свойкировский" басмасы журналистлары белән аралаша. "Балалар кибетендә сатып алынган граната кесәдә иде, ул чалбар балагы аша кесәдән төшеп китте. Аны беркемгә дә ыргытырга җыенмаган идем", - дип сөйли ул.

Бу экспериментка кадәр депутат сайлаучыларын да "тикшереп карый". Бер очракта ул урамдагы тукталышка чыгып тезләнә. Икенче юлы кеше каршында бер кызны "урлап" китә. Тагын бер экспериментта чүплеккә пакет чыгарып ташлый һәм "чүплектә елап ята торган бала" күргән халык нишләр икән дип тикшерә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100