Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«21 яшендә интегеп үлде». Сөйгән егете яшь кызны пычак белән кискәләп бетергән

news_top_970_100

Чиләбедә 21 яшьлек кызны дус кызы һәм дистәләрчә шаһит каршында элеккеге егете чәнчи. Ул яшь кызның гәүдәсен пычак белән кискәләп бетерә. Табиблар кызны коткара алмый. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

21 яшьлек Дарьяны үтергән өчен, Кирилл Д.ны хөкем иттеләр. Судта аннан үкенәме икәнен сораганнар. Ул башын селкегән. Сүзләр әйтүдән баш тарткан.

Кириллның ярсу характерын күршеләре дә белә. Ул берничә тапкыр хөкем ителгән.

Дарьяның дусты сүзләренчә, ул Кирилл белән очрашып йөри, аннары кыз аерылышырга була.

«Алар тыныч кына сөйләште, тавыш күтәрү булмады. Аннары салкын җил чыкты, безгә өйгә киттек – аннары секунд эчендә шушы хәл. Мин башта ни булганын аңламадым да. Ул Дарьяны җиргә екты, мин берни күрми калдым. Аннары карасам, кыз кычкыра, карыйм, кан ага. Мин иремне алырга йөгердем», – ди Дарьяның дусты Алена.

Үләренә 1 атна алдан Дарья Кириллның агрессивлануын, көнләшүен, янавын, эзәрлекләвен сөйли. Аннары янау чынга аша. Канга баткан Даша өйгә кереп җитә, ваннага ята. Алена аның янында була. «Ашыгыч ярдәм» чакыра, тик табиблар кызны коткара алмый. Дарья дустының кулында үлә.

Кириллны шул ук көнне тоткарлыйлар. Сорау алганда, ул гаебен таный. Суд аны 10 елга каты режимлы колониягә озата, 2 млн сум компенсация түләргә карар чыгара, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100