21 ноябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшәчәк. Көньяктан, көньяк-көнчыгыштан төнлә 2-7 метр тизлектә, көндез 6-11 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы -3..-8˚, көндез -2..+2˚ градус. Юлларда урыны белән бозлавык.