
21 майда Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Төнлә яңгыр явачак. Көндез кыска вакытлы яңгыр, урыны белән көчле яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшә. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр һәм боз яварга мөмкин. Көньяк-көнбатыштан 7-12 метр тизлектә, көндез 15-20, урыны белән 23 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +15..+20˚ градус.
Кимүче ай, ай Балык йолдызлыгында.
Агач утыртырга һәм аларны кисәргә ярамый. Үсемлекләрне органик ашламалар белән ашлау, бәрәңге утырту, сарымсак, редис, шалкан һәм чөгендер, кишер, петрушка, сельдерей утырту өчен уңайлы вакыт. Томат, борыч, баклажан, кыяр үсентеләрен теплицаларга яки пленкалы ышык урыннарга; ташкабак, кабак, патиссон үсентеләрен ачык грунтка утыртырга була. Чүп үләннәргә каршы көрәшү, җир җиләген комплекслы ашлама белән эшкәртү һәм тукландыру мөмкин.