Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

21 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
21 майга һава торышы һәм ай календаре

21 майда аязучан болытлы һава торышы көтелә. Яңгыр фаразлана, төнлә һәм иртән кайбер районнарда җепшек кар яварга мөмкин. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә, көндез урыны белән тизлеге 15-18 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Төнлә һава температурасы 0..+5 градус, урыны белән -2 градуска кадәр кырау төшәргә мөмкин. Ә көндез һава температурасы +6..+11 градус фаразлана.

Кимүче ай, ай сукояр йолдызлыгында.

Нәрсәдер утырту һәм чәчү өчен уңышлы көн түгел. Җиләк-җимеш агачларын һәм куакларын корткчларга һәм авыруларга каршы эшкәртергә, кайбер үсентеләргә карата үсеп китсен өчен махсус чаралар күрергә була. Шулай ук тирес кертергә мөмкин, чәчәкләрне ашларга ярый. Газонны тәртипкә китерергә киңәш ителә. Туфракны, агачларны корткычларга каршы эшкәртергә һәм чүпләрне утарга була.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100