news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

21 августка һава торышы һәм ай календаре

21 августка һава торышы һәм ай календаре

news_top
21 августка һава торышы һәм ай календаре
21 августта Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез. Көндез республиканың көнчыгышында бераз яңгыр явачак. Төнлә һәм иртән кайбер районнарда томан төшәчәк. Төньяк-көнбатыштан уртача тизлектәге җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +11..+16°, көндез +22..+27° градус.


21 август.
Кимүче ай. Ай үгезбозау йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Туфракны казу, түтәлләр әзерләү. Озак вакыт саклау өчен тамыразыкларны әзерләп куярга кирәк. Бәрәңге һәм башка тамыразыкларны алу өчен уңышлы вакыт. 

Чәчәк түтәле
Туфракны казу, түтәлләр әзерләү. Декоратив агач һәм куакларның үсентеләре яхшы тамырланып китәчәк. Күпьеллык чәчәкләрне казып алу, бүлгәләп утырту өчен дә уңышлы көннәр. 

Җиләк-җимеш бакчасы
Туфракны казу. Агач һәм куакларның үсентеләре яхшы тамырланып китәчәк. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар