news_header_bot
Язманы тыңлагыз

21 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

21 апрельгә һава торышы һәм ай календаре.

news_top
21 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

21 апрельдә Татарстанда аязучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә һәм иртән яңгыр явачак. Көндез кайбер районнарда яшенле яңгыр булырга мөмкин. Көнчыгыштан 15-20, урыны белән 24 метр тизлектәге көчле җил исәчәк. Төнлә һава температурасы +1..+6˚, көндез +6..+11˚, көньяк һәм көнчыгыш районнарда +13..+18˚ градус.

Кимүче ай. Ай кучкар йолдызлыгында.

Яшелчә бакчасы

Туфракны казу һәм йомшарту. Рассаданы сугару, ашлау өчен уңышлы көннәр.

Чәчәк түтәле

Туфракны казу һәм йомшарту. Үрмә гөлләр утыртырга була. Чәчәк рассадаларына һәм бүлмә гөлләренә ашламалар сибәргә була.

Җиләк-җимеш бакчасы

Туфракны казу һәм йошарту. Җимеш бирә торган агач һәм куакларны ашларга кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар