
21 сентябрьдә Татарстанда аязучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән яңгыр явачак. Көнбатыштан, көньяк-көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 15-17 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +16..+21˚ градус.
22 сентябрьдә Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнбатыштан 6-11 метр тизлектә, урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +8..+13˚, көндез +19..+24˚ градус.
Яңа ай.
Бернәрсә дә утыртырга, күчереп утыртырга, кисәргә ярамый. Яшелчә тозлау өчен уңышсыз көннәр. Туфракны казырга, түтәлләр әзерләргә, әзер түтәлләргә компост чәчәргә ярый.