news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

21-22 майга һава торышы һәм ай календаре

news_top
21-22 майга һава торышы һәм ай календаре

21 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә, көндез 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +3..+8˚, көнбатыш районнарда +13˚, көндез +22..+27˚ градус.

22 майда Татарстанда алмашынучан-болытлы, явым-төшемнәрсез һава торышы була. Көнчыгыштан, көньяк-көнчыгыштан уртача тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +5..+10˚, көнбатыш районнарда +14˚, көндез +23..+28˚ градус.

Үсеш алучы ай, ай Кысла йолдызлыгында.

Бу көннәрдә агач-куакларның ботакларын кисү, яшелчәләрне артык яфракларын өзеп алу тыелган. Үсемлекләрне, агачларны сугару, минераль ашламалар сибү яхшы булачак. Кабак, ташкабак, кыяр орлыкларын суда бүрттереп, ачык туфракка яки пленка астына утыртырга була. 

 

 

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар