Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

21-22 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

news_top_970_100
21-22 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

21 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр яварга мөмкин. Төньяктан, төньяк-көнчыгыштан 66-11 метр тизлектә, көндез урыны белән 14 метр тизлектә көчле җил. Төнлә һава температурасы +6..+11˚, көндез +19..+24˚ градус.

22 апрельдә Татарстанда алмашынучан-болытлы һава торышы була. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр явачак, яшенле яңгыр яварга мөмкин. Көнчыгыштан, төньяк-көнчыгыштан 6-11 метр тизлектә җил. Төнлә һава температурасы +9..+14˚, көндез +23..+28˚ градус.

Үсүче ай, ай Үлчәү йолдызлыгында.

Бүлмә гөлләрен һәм рассадага сугару өчен уңышсыз вакыт. Рассадага кабачки, патиссон, кабак, кыяр орлыклары чәчәргә була. Бу көннәрдә утыртылган агачлар һәм җиләк куаклары яхшы тамырланып китәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100