21-22 апрельгә һава торышы һәм ай календаре

21 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Явым-төшемнәрсез. Җил төньяк-көнбатыштан, уртача тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы -2..+3˚, көндез +9..+14˚ градус.
22 апрельдә Татарстанда алмашынучан болытлы һава торышы булачак. Төнлә явым-төшемнәрсез, көндез бераз яңгыр явачак. Җил төньяк-көнбатыштан, акрын тизлектә исәчәк. Төнлә һава температурасы 0..+5˚, көндез +11..+16˚ градус.
21 апрель.
Кимүче ай. Ай чаян йолдызлыгында.
Яшелчә бакчасы
Иртә өлгерә торган бәрәңге утыртырга була. Сөенчек алу өчен кара суган чәчәргә кирәк. Туфракны казу, йомшарту. Яшелчә рассадасын сирәкләү.
Чәчәк түтәле
Үсемлекләрне бөҗәкләргә каршы матдәләр белән эшкәртү. Бүлмә гөлләре һәм чәчәк рассадаларына ашламалар кертү.
Җиләк-җимеш бакчасы
Агачларны һәм куакларны бөҗәкләргә, авыруларга каршы матдәләр белән эшкәртү. Начар кышлаган, күптән түгел генә утыртылган культураларны үсеш стимуляторлары белән эшкәртергә кирәк. Крыжовник һәм карлыганга кайнар су бөркергә кирәк (65 градуска кадәр).
22 апрель.
Кимүче ай. Ай укчы йолдызлыгында.