Марс һәм башка планеталарда яшәп булсын өчен күпме вакыт кирәк? Башка бер планетада чыннан да яшәп булачакмы яисә бу – буш сүзләр, хыяллар гынамы? Галимнәр нинди фикердә?
Борынгы заманнардан ук кешеләр, галәмдә берүзләреме яки башка планеталарда да тормыш бармы, дигән сорауга җавап эзләгән. Күптөрле тикшеренүләр алып барылган. Аеруча Марс планетасы галимнәрнең игътибарын җәлеп итә.
Якынча 4 миллиард ел элек биредә тормыш булган, дип фаразлыйлар. Яшәешнең микроскопик калдыкларын борынгы су төпләреннән табып булырга тиеш, диләр.
Бер өлеш галимнәр борынгы яшәеш эзләрен табу белән мәшгуль булса, икенчеләре Марста яңа тормыш барлыкка китерү шартларын эзли.
SpaceX компаниясенә нигез салучы Илон Маск, 2050 елда Марста 1 млн кешелек колония булачак, дип әйткән иде. Бүгенге көндә планетага әле 1 кеше дә төшмәвен искәртсәк, бу сүзләр нигезсез булып чыга түгелме?
Көньяк Уэльс Университеты галиме Серкан Сейдем сүзләренә караганда, башка планеталарда яшәүне оештыру – булырдай эш түгел, әмма Марста булуы ихтимал.
Галим, 2050 елда чыннан да Марста яшәүче кешеләр булыр, дип саный. Бу эш планетада су табудан башланачак. Марстагы бозлыкларны, составында су булган минералларны эретеп, су алачаклар. Шулай итеп яшелчә, җимеш, ашлык кебек ризыкларны үстереп булачак. Судан алынган водородны исә ракета ягулыгы өчен тотачаклар.
Әмма бу сүзләр белән бөтен галимнәр дә килешеп бетми.
NASA планнары буенча, 2040 елда Америка астронавтлары беренче булып Марска төшәчәк. Ә Кытай 2033 елда ук бу эшне башкарырга исәпли.
Марска төшкәннән соң, беренчел база, ә аннары беренче колония урнаша башлаячак, диләр. Моңа күп вакыт кирәкмәс, имеш.
«Марста яшәүчеләр Җирдән тулысынча бәйсез булмаячак, кирәкле җиһазларны китереп торырга кирәк. Яшәү өчен кирәкле материалларны җиткерү җайга салынса, мөстәкыйльлек тә булыр», – ди галим Сейдем.
Аның сүзләренә караганда, Марста файдалы казылмаларны табып, җиргә җибәрү оештырылса, отышлы булачак. Шулай ук космик туризм да зур акчалар китерәчәк.
Марста яшәү мөмкин булса да, кешеләргә яшәү өчен бу – бик үк яхшы урын түгел икән. Монда бик салкын, атмосфера сулауга яраксыз, планетага даими рәвештә зыянлы нурланыш килеп тора. Җирдән килеп җитәр өчен дә 6-9 ай вакыт кирәк.
«Кояш системасыннан тыш планеталарга да игътибар итәргә кирәк. Яшәү өчен уңайлыраклары булырга тиеш. Әмма алар бик еракта. Мәсәлән, «Вояджер» аппаратына йолдызара галәмгә очып чыгар өчен 35 ел кирәк булды», – ди Сейдем.
100 ел саен хәрәкәт итү тизлеге 10 тапкырга арта икән. Бәлки, киләчәктә космик корабльләр дә зуррак тизлек белән оча алыр, дип өметләнә белгечләр.
Галим Фредерик Марин, Кояш системасыннан тыш планетага барып урнашыр өчен, тулы бер система уйлап чыгарган. Һәм, бер караганда, бу – килеп чыгарлык эш тә шикелле.
«Ерак планетага очып барып җитәр өчен, берничә буын кешеләр яши алырлык космик корабль төзергә кирәк. Юлга чыккан кешеләрнең күбесе ул планетага барып җитә алмаячак. Әмма берничә йөз елдан кешеләр яши алырлык планетага безнекеләр килеп җитәчәк. һәм анда колония формалаштырачак. Бу корабль юлга кузгалганда, анда 500ләп кеше булырга тиеш. Ләкин алар очышны ничек кичерер, аларның космоста туган балалары һәм оныклары нинди булыр – билгесез», – ди Франция галиме Фредерик Марин.
Шул ук вакытта галим климатның глобаль үзгәрешләре, сугышлар һәм башка катаклизмнар сәбәпле, кешелек тизрәк юкка чыгачак, һәм йолдызара җитез космик корабль барлыкка килергә өлгермәячәк, дип белдерә. Шуңа күрә беркем дә беркайчан да Кояш системасыннан читкә очмас, ди ул.
Сүз уңаеннан, татар астрофизигы, академик Рәшит Сюняев, Марсның татарча исеме – Кызыл йолдыз, дип белдерә. «Безнең әби-бабалар аны шул исем белән атап йөрткән. Хәзерге буыннарга планеталарның татарча исеме килеп кенә җитмәгән. Марсның Кызыл йолдыз икәнен онытмагыз», – дип искәртә.