2030 елда мөселманнар изге Рамазан аен ике тапкыр каршы алачак. Бу исламның ай календаре кояш календареннән 11 көнгә кыскарак булу белән бәйле. Шуңа күрә мөһим дини вакыйгаларның даталары ел саен алга күчә. «Татар-информ»
Беренче Рамазан ае, фаразларга караганда, 2030 елның 5 гыйнварында кояш баегач башланачак. 26 декабрьдә инде икенче Рамазан ае керәчәк.
Мондый күренеш 33 елга бер тапкыр күзәтелә. Соңгы тапкыр ул 1997 елда булган.
Шул ук вакытта уразаның дәвамлылыгы көн озынлыгына бәйле. Кышкы чорда көн яктысы башка ел фасылларына караганда кыскарак булганлыктан, ураза тоту вакыты да кыскарак булачак.