2027 елдан минималь хезмәт хакын 28 935 сумга кадәр арттыруны икенче укылышта хупладылар
Россия Дәүләт Думасы 2027 елның 1 гыйнварыннан минималь хезмәт хакы күләмен аена 28 935 сумга кадәр арттыруны күздә тоткан закон проектын икенче укылышта хуплады. Бу тәкъдим бюджет пакетының бер өлеше булып тора.
Хәзерге вакытта минималь хезмәт хакы аена 27 093 сум тәшкил итә. Шулай итеп, киләсе ел башыннан ул 6,8 процентка артачак.
Шул ук вакытта 2027–2029 елларда минималь хезмәт хакын медиана хезмәт хакын исәпкә алып билгеләү турындагы нигезләмәләрнең гамәлдә булуын вакытлыча туктатып тору тәкъдим ителә. Бу чорда аның күләмен оешмалар хезмәткәрләренең уртача айлык исәпләнгән хезмәт хакы фаразына нигезләнеп билгеләячәкләр.
Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты бәяләмәсендә билгеләп үтелгәнчә, мондый алым статистик медиана хезмәт хакы күрсәткече белән генә чикләнмичә, заманча һәм төрле мәгълүматларга нигезләнгән фаразлардан файдаланырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, 2027 елның 1 гыйнварыннан җитештерүдәге бәхетсезлек очракларыннан һәм һөнәри авырулардан мәҗбүри социаль иминиятләштерү кертемнәрен идарә итү вәкаләтләре Федераль салым хезмәтенә тапшырылачак, дип яза «Татар-информ».