news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2027 елдан картлык буенча иминият пенсияләре автомат рәвештә билгеләнәчәк

news_top

2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә картлык буенча иминият пенсияләре, шул исәптән вакытыннан алда билгеләнә торганнары да, автомат рәвештә рәсмиләштереләчәк. Гражданнарга гариза бирергә яки өстәмә мәгълүмат тапшырырга кирәк булмаячак. Бу хакта «РИА Новости»га Россия Президенты каршындагы Халыкның финанс грамоталылыгын күтәрү федераль методик үзәге эксперты Екатерина Медякова хәбәр иткән.

Хәзер россиялеләр пенсия яшенә җиткәч, «Дәүләт хезмәтләре» порталында картлык буенча иминият пенсиясен билгеләү мөмкинлеге турында хәбәр ала. Әмма пенсияне билгеләү турында карар граждан электрон рәвештә ризалыгын җибәргәч кенә кабул ителә.

Вакытыннан алда пенсиягә чыгарга хокукы булган кешеләргә Россия Социаль фонды бүлегенә үзләренә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.

Медякова сөйләгәнчә, федераль закон проекты нигезендә, 2027 елның 1 гыйнварыннан Социаль фонд пенсияләрне гаризасыз тәртиптә билгели башлаячак. Моның өчен фондның мәгълүмат системаларында инде булган мәгълүматлар файдаланылачак.

Яңа тәртип гомуми нигезләрдә пенсиягә чыгучы россиялеләргә кагылачак. 2027 елда бу — 60 яшькә җиткән хатын-кызлар һәм 65 яшькә җиткән ир-атлар.

Автомат рәвештә пенсия билгеләү вакытыннан алда иминият пенсиясенә чыгарга хокуклы гражданнарның кайбер категорияләренә дә кагылачак. Аерым алганда, сүз күпбалалы аналар һәм инвалид балалары булган ата-аналар турында бара.

Медякова сүзләренчә, яңа тәртип гражданнарга пенсия билгеләү өчен Социаль фондка шәхсән мөрәҗәгать итмәскә мөмкинлек бирәчәк. Шул ук вакытта ул пенсия тарихындагы мәгълүматларны алдан ук тикшереп чыгарга киңәш иткән. Чөнки пенсия күләме нәкъ менә мәгълүмат системаларында булган мәгълүматлар нигезендә исәпләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар