2027 елның 1 гыйнварыннан Россиядә 14 яшькә кадәрге балалар өчен аерым чит ил паспорты рәсмиләштерергә кирәк булачак. Бу көннән иске үрнәктәге чит ил паспортларына балалар турында мәгълүмат кертү туктатыла. Бу хакта ТАСС агентлыгына Россия Иҗтимагый палатасының җәмәгать контроле һәм гражданнар мөрәҗәгатьләре белән эшләү комиссиясе рәисе урынбасары Евгений Машаров хәбәр иткән.
Элек рәсмиләштерелгән паспортларда балалар турында ясалган билгеләр документның гамәлдә булу вакыты тәмамланганчы үз көчен саклаячак. Әмма иске үрнәктәге паспортларга балалар турында яңа мәгълүмат кертелмәячәк.
«Бу көннән башлап гражданнарга 14 яшькә кадәрге балалар өчен аерым чит ил паспортлары рәсмиләштерергә кирәк булачак», — дигән Машаров.
Хәзерге вакытта 14 яшькә кадәрге бала, аның мәгълүматлары әти-әнисенең биш елга бирелә торган чит ил паспортына кертелгән булса һәм бару өчен сайланган ил кагыйдәләре рөхсәт итсә, әти-әнисе белән чит илгә чыга ала. Мондый тәртип, аерым алганда, Мисырга, Таиландка һәм Төркиягә барганда кулланыла. Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә керү өчен балага хәзер үк аерым документ кирәк.