2027 елда отпуск алу өчен иң отышсыз айлар гыйнвар, февраль һәм май булачак. Бу айларда эш көннәре аз булганлыктан, ял өчен түләнә торган акча гадәти хезмәт хакыннан кимрәк булырга мөмкин. Бу хакта РИА Новости агентлыгына SuperJob компаниясенең юридик практика җитәкчесе Александр Южалин сөйләгән.
«Гадәттәгечә, иң отышсыз ай – гыйнвар. Анда нибары 15 эш көне булачак. Аннан соң февраль һәм май килә, бу айларда 19ар эш көне бар. Әлеге айларда отпускка чыксаң, ял өчен түләнә торган акча гадәти хезмәт хакыннан азрак булырга мөмкин. Шуңа күрә бу айларда эшләү отышлырак», – дигән эксперт.
Отпускның финанс ягыннан отышлы булуы айдагы эш көннәре санына бәйле. Шуңа күрә ялны эш көннәре күбрәк булган айларга планлаштыру яхшырак.