news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2027 елда иминият пенсияләрен ике тапкыр индексациялиләр

news_top

Россиядә 2027 елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк, ел ахырына картлык буенча уртача пенсия күләме 29 904 сум тәшкил итәчәк. Бу хакта Финанс министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.

1 февральдән пенсияләрне алдагы елдагы инфляция дәрәҗәсен исәпкә алып, 6,8 процентка арттырачаклар. 1 апрельдән иминият өлеше хезмәт хаклары үсеше темпларын исәпкә алып, өстәмә рәвештә 3,3 процентка индексацияләнәчәк.

Тиешле чыгымнар 2027 елга һәм 2028–2029 елларның план чорына федераль бюджет проектында каралган. Хөкүмәт әлеге проектны пәнҗешәмбе утырышында караячак, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар