news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

2027 елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк

news_top
2027 елда иминият пенсияләре ике тапкыр индексацияләнәчәк
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

2027 елда Россиядә иминият пенсияләренә ике тапкыр: 1 февральдән - 6,8, 1 апрельдән - 3,3 процентка индексация ясалачак. Бу хакта фондның РФ Дәүләт Думасы тарафыннан кабул ителгән 2027 елга һәм 2028-2029 елларның план чорына бюджет проектына сылтама белән Россия Социаль фондының матбугат хезмәте хәбәр итә, дип яза «Татар-информ».

Иминият пенсиясен ике этапта арттыру 37,5 миллион кешегә кагылыр дип көтелә, ә киләсе елда Россиядә барлыгы 43 миллион кеше пенсия алачак. Социаль пенсияләр 1 апрельдән 6,8 процентка арттырыла.

Болардан тыш, 1 февральдән айлык акчалата түләүләр һәм компенсацияләр дә 6,8 процентка арта, аларны федераль ташламалардан файдаланучы 17 миллион кеше ала. Сүз шулай ук ветераннар, инвалидлар һәм Чернобыль АЭСындагы авария нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр турында бара.

Иминият пенсияләрен ике тапкыр арттыру турындагы карар агымдагы елда кабул ителде. РФ Финанс министрлыгы бәяләвенчә, ел ахырына картлык буенча пенсиянең уртача күләме 29 904 сум тәшкил итәчәк, ул 2,6 мең сумга диярлек артачак.

Хәер, инде быелның ноябрендә үк кайбер категорияләрнең пенсиясе арта. Аерым алганда, октябрьдә 80 яше тулган өлкән яшьтәге кешеләр турында сүз бара. Ноябрьдән алар иминият пенсиясенә якынча 10 мең сумга тигез булган арттырылган фиксацияләнгән түләү ала башлый.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар